КӨЗГЕ II с. 1) Көзгә хас, көз көне була торган; көзен башкарыла торган. Узган ел мәдрәсәдә сабак тыңлаган шәкертләрнең «май чүлмәгенең эче» турындагы сүзләре дә эзсез калмаган бугай, бу көзге көннәрдә иләүдән-иләүгә «Карышбаш» һәм «Батырша мулла» дигән хәбәрләр йөри, алар сүз-хат җитәрлек барлык вилаятьләргә барып ирешә иде. Җ.Рәхимов

2) Көз айларында үсә яисә өлгерә торган. Көз көне җәелә торган. Көзге бодай

3) Көз сезоны, көз фасылы өчен билгеләнгән. [Шагыйрнең] көзге пальто өстенә җәйге пальтосы да була иде. И.Рәмиев

Көзге әтәч Бәйләнчек һәм сугышучан, бик һавалы яшүсмер. Көзге чебеш Ныгып, чыныгып җитмәгән яшүсмер. Ә мин, хәзер унберне тутырып килә торган олы малай, шул көзге чебешләр арасында утыр имеш. Ш.Маннур



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә