КӨЗГЕ I и. 1) Үзенең алдындагы барлык нәрсәләрне чагылдыра торган шома пыяла яки металл өслеге булган предмет. Хатын, тиз генә яулыгыны салып ташлап, көзге өстәленә барып, өстәлдән калфак алып, көзгегә барып каранып, ишеккә таба китә. Г.Исхакый. Көненә өч-дүрт күлмәк алыштыру, сәгатьләр буена көзге каршында утыру, энҗе-мәрҗәннәр, бриллиантлар тагу җәфаларын бер Алла да үзе генә белә Елизавета. Җ.Рәхимов. Ул әле дә булса көзге каршына баскан көйгә ашыкмый-кабаланмый гына чәчен таравын белә. Д.Галимов 2) күч. Билгеле бер процессларның, күренешләрнең чагылышы. Беркөн килеп, шәхес йөзтүбән ава да, хакыйкать көзгесе каршында ялангач иҗатың торып кала. М.Галиев 3) күч. Нәрсәне дә булса ачыкларга, белергә ярдәм итә торган чара. Укый-яза белү – тормышыӊны Ачып күрсәтүче көзге ул. М.Гафури 4) күч. Берәр нәрсәнең тигез өслеге. Буа көзгесе мәйданы |