КӨЗ и. 1) Җәй белән кыш арасында булган, үз эченә сентябрь, октябрь, ноябрь айларын алган дүрт ел фасылының берсе. Тышта инде тәмам көз булып, төннәрен ап-ак кырау төшүгә карамастан, тәрәзә төпләрендә гөлләр пәйда булды. Җ.Рәхимов. Аңа гармун тавышы берничек тә тәэсир итми. Бу чың аның колагында кырык икенче елның көзеннән бирле яңгырап тора… Г.Гыйльманов 2) күч. Нәрсәнең дә булса ахырга якынлашкан чоры; картаю, сулу вакыты. Мин болай идеммени соң, Мин болай идеммени?! Сары яфраклы сабырлык Көзенә килдеммени? М.Галиев. Иртәнге көзге каршында көзе җиткән ир сурәте; чәрдәкләнгән йөзенә сулышыннан томан төшә. М.Галиев. Нигә шулай соңлап килдең, сөю, Гомерләрнең көзе җиткәндә? З.Сираева |