КӨЕНЧӘ бәйл. Үзеннән алда килгән сүз белдергән рәвештә, хәлдә. Эчте дә эчте салкын суны, тирле көенчә! Дәрдемәнд. Аның сөйгәне Гәүһәр туташны җанлы көенчә күз алдына китереп бастырдым ---. Г.Ибраһимов. Кырык градус суыкта да шул көенчә йөри бирә. Д.Галимов |