КӨЕНҮ ф. Кайгыру, хәсрәтләнү; бик нык борчылу. Әмма бер кабынган утның һаман да көйрисен, ниһаять, 1764 елда янә ялкынланып, шуңа көенә-көенә тагы ике ел яшәгәннән соң, туксан бер яшендә үлеп китәсен --- белми әле ул. Җ.Рәхимов. Хәтта ул үз баласының абруе өчен генә дә көенми, сугыштагы ирләрен онытып, азып-тузып йөрүче хатыннарның барысын да күралмый, алар Хәдичә түтинең иң явыз дошманнары иде. Г.Бәширов. Ул инде әнисе өчен сөенә белә, аның өчен чын күңеленнән көенә белә. Г.Гобәй |