КӨЕНЕЧ и. Кайгы-хәсрәт, сагыш, борчылу. Бу инде үпкәләү, көенеч күз яшьләре түгел иде. Ш.Камал. Татарның асыл табигате бөек, җаны мәртәбәле, йөрәге бик хәссас булып, икенче яктан, язмышы бик авыр, тарихының соңгы сәхифәләре баштанаяк көенеч вә хәсрәт илә тулыдыр. Г.Ибраһимов. Исәпләсәң исең китәр: күпне күргәнбез икән, сөенечләрең, көенечләрең хәтер катламнарына түшәлеп калган. Ш.Галиев ◊ Көенечкә каршы кер. сүз. к. кызганычка каршы. – Әйе, көенечкә каршы, бандитны качыргансыз! – диде Фәтхи ---. Ш.Камал |