КӨЕК и. 1) Билгеле бер әйбер яки матдә янганнан, көйгәннән соң барлыкка килгән калдык яисә аның көйгән урыны. Башкалар кергәндә, өйдә әллә нинди көек исе, май исе чыккан иде. Г.Ибраһимов. Аяк астында Украинаның эссе кояшы һәм көзге җиле белән киптерелгән үлән сабаклары кыштырдады, аклар ягыннан битләргә дары исе, көек исе килеп бәрелде. Г.Бәширов. Чолыклыкка көек исе таралырга өлгермәде, Габделрахман кабат килеп җитте. Җ.Рәхимов 2) күч. Кайгы, хәсрәт, күңелсезлек. Юк, кирәкми, язмыймын, эчтә көек; күңелем боек! Ник боекмаска: тәмам ертык оек, шиблет кыек ---. Ш.Бабич. Анасына көек булыр өчен генә туган, күрәсең. Г.Ибраһимов |