КӨБӘК и. 1) Ату коралларының көпшә формасындагы пуля яки снарядны билгеле бер ноктага юнәлтә торган өлеше; көпшә. Алдарак басып торган немец автомат көбәген идәнгә каратып борды. З.Зәйнуллин. Каравылчы йөкне аркасыннан тырпаеп торган мылтык көбәге белән бергә этәреп чыгаргандай этәреп урман авызына чыгарды да чананы Мерәс ягына каратып борып куйды. А.Хәлим 2) диал. к. күбәк |