КОЯ’ШТЫР ы. Ант итеп ышандырганда кояшны таныклыкка чакырып әйтелә торган сүз. Авыл малайлары да аналарының берәр нәрсәсен сыптырып тотылгач: – Кояштыр, алмадым, – диләр, кояшны якасыннан тотып шаһитлеккә өстериләр. Һ.Такташ. [Нургаян:] Халидә, бу синдер? [Халидә:] Артыңда да күзең бардыр синең, кояштыр. [Нургаян:] Аяк тавышыңнан таныдым. А.Гыйләҗев. Ипинең чыраен күрмим, кояштыр, менәтерә, мин алмадым. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә