КОЯШЛЫ с. 1) Аяз, кояш яктыртып торган. Кояшлы матур көндә бала-чаганы өйдә тотып буламы? С.Поварисов. Май аеның бар җиһанны нурга төргән кояшлы бер көнендә авыл йөзләгән кунак кабул итте. Мәгърифәт

2) Кояш балкып торган көннәре күп булган. Кояшлы җәй башы, шимбә көн, загс тирәсендә бизәлгән машиналар тора ---. М.Маликова. Кытайны үткәч, кояшлы аяз һава да бетте. В.Юныс

3) күч. Бәхетле, җитенкеле. Бигрәк тә безнең хәзерге кояшлы, аяз дәвер шулкадәр әйбәт, күңелле! – Яз гына инде хәзер. Х.Туфан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә