КОЯ’Ш ЧЫГЫШЫ и. сөйл. 1. Көнчыгыш. Кояш чыгышыннан берәү килә, Оныткан ул Күккә ашуны. Ул каһкаһә белән усал көлә, Кемнәргәдер бик тә ачулы. И.Юзеев. Кояш чыгышы яктан Кояш баеш якка, Кара болыт кебек, Дәһшәт килеп ята. Г.Афзал 2) Кояшның офык артыннан калыккан мизгеле; таң ату рәвеше. Таңны аттыру өчен, ярга чыгып, кояш чыгышына карап йөгерердәй булдым. А.Яhудин |