КОЯ’Ш БАЕШЫ и. сөйл. 1. Көнбатыш. --- пар ат Гыйрфан байның Себердән кайткан кызы белән Фазыйлны хәзер колхоз үзәгенә әйләнгән Гыйрфан бай йортыннан кояш баешы ягына таба алып чыгып китте... Г.Ибраһимов. Кайдадыр кояш баешта, кыялы ярлар янында, олуг Чулман үзенең бөек туганын очратырга тиеш. Н.Фәттах. Кайтып килә Кояш баешыннан, Тиле романтикасын озаткан. Ачу-нәфрәт белән чынбарлыкка Каршы барып, туры сүз әйткән. И.Юзеев

2) Кояшның офык артына китү мизгеле һәм рәвеше. Кояш баешын күзәтү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә