КОЮ ф. 1) Вак, коры, сибелүчән нәрсәләрне күпләп төшерү, чәчү, тарату. Ак чәчәген коя шомыртларым, Түзеп торып күпме чыдасын, Гөнаһларга кереп каралганчы, Аклыкларын җил алсын. Б.Рәхимова. Күзләр бәйле... Сизәм, язгы шомырт Чәчәк коя егыласы төшкә... Зөлфәт. Ул хайваннарның яшәү рәвешен, үз-үзләрен тотышын, яшәү тирәлеген, --- йон коюларын һәм туклануларын тасвирлый. Биология 2) Гадәттә, саксызлык аркасында төшереп җибәрү. Таң җилләре Арыш башларыннан Чык бөртеген коеп искәндә --- Фашист пиратлары Илебезнең Гадел тынычлыгын боздылар. В.Мифтахов 3) Махсус төрле якка сибеп, чәчеп җибәрү. Малай, үләннәрдәге чыкны коеп бетерергә теләгәндәй, камылларга селтәнде. Г.Гыйльманов 4) Сыеклыкны бушату, күпләп салу; югарыдан агызу. Цемент койдыру өчен тампонажчылар килде, тимер юл вагоны чаклы махсус агрегатлар кырык биш минут эчендә җир астына сиксән тонна цемент койды. Г.Ахунов. [Шәрифулла:] – Әйдә, утыр! Син, брат, минем команданы тыңларга тиешсең! – һәм чәшкәне тутырып аракы коя. Ә.Еники. Кара озын чәчле, йөзен куе сакал баскан егет касәләргә шампан койды, ниндидер тост әйтте. Р.Зәйдулла 5) Билгеле бер сулыкка агып төшү, кушылу. Инеш, Аюкөйдергән елгасы белән бер үк юнәлештә агып, Чирмешән елгасына коя икән. Әкият. Чишмә, агып төшеп, Кытай җирендәге Зайсан күленнән башланган олпат Иртешкә коя. Я.Зәнкиев. Елга коя торган урыннарда 2–3 чакрым тирәлектә аларның [болгарларның] яшәү урыннары да табылды. Мәдәни җомга 6) Күп итеп, көчле һәм өзлексез яву. Әлеге карт чын мәгънәсендә күрәзәче булып чыга: нәкъ ул кисәткәнчә, күп тә үтми, бер көн һәм бер төн зәһәр яңгыр коя. Ф.Урманче. Декабрьнең салкын йолдызларын Коя буран, чәчә, тарата! Ә авылның көмеш иңнәренә Төн буена калын кар ята... Р.Низамиев. Таң атты, яңгыр әүвәлгечә бертуктамый коя да коя. Дөньяда ниләр бар 7) Рудаларны эретеп, шулардан чуен, корыч, бакыр һ.б. металл алу. Бурычы гаять тә кәттә илченең: серле калага үтеп керергә, ничеккенәләр булса да чуен кою серен ачарга, һич югы чуен коючыны урлап, Өргәнечкә алып кайтырга. М.Хәбибуллин. Хәзер эшкә яраксыз станоклар, искергән рельслар – тузган нәрсәләрнең барысы металлургия заводларына яңадан кою өчен җибәреләләр. Дөньяда ниләр бар 8) Эретелгән металл, пластмасс кебекләрне сыек килеш калыпларга агызып, әйберләр яисә аларның детальләрен ясау. Бу акыллы баш [М.Фазлуллин] --- типографиядә дә яңа хәрефләр коярга --- дигән «тирән» дәлилләрен китерә. Ә.Кәримуллин. Ул, литерларны коя торган машинадан тыш, хәрефләрне җыю һәм аерым юллар итеп беркетү җаен уйлап таба. М.Вәлиев. Бер-берсенә төгәл охшаш ямьләнү әйберләрен мин беркайчан да коймадым. М.Хуҗин 9) Төзү, кору, салу. Тату туганнар таштан койма койганнар. Мәкаль. Җир беткән дип торам бит. Текә яр. Төпсез чокыр, дөмегәсең генә. Мал-туар төшмәскә койма койганнар. Ф.Садриев. Кадак булмаган вакытта тимерчыбыкны төзәйтеп, турап, койма койдылар, терлек-туарны кертмәделәр, дип искә ала аксакаллар. Ватаным Татарстан 10) Сыек массаны киптереп, нәрсә дә булса ясау (ризык тур.) Алмадан үзегез үк как коя аласыз. Ватаным Татарстан 11) Ике яктан, мәс., читән белән ныгытылган аралыкка балчык измәсен агызып тутыру (койма ясау тур.). Хәзер аңа койма коюдан ни мәгънә? В.Нуруллин 12) күч. Нәрсәләрне булса да (күпләп) вату, аудару, җимерү. Чүлмәкләрне чәлпәрәмә коеп төшерә колга... Баганадагы әтәчне малай төшергән кулга! Н.Сафина. «Зачистка» ясарга килгән спецназ талап-кыйнап киткән үзен [картның]. Өстәвенә автомат түтәсе белән авызындагы бөтен тешен коеп төшергәннәр. З.Мәхмүди 13) күч. Күп сөйләү, күп итеп теләк теләү. Ирләр --- Гаян белән Гөлфаяга мондый очракта телдән төшми торган теләкләрен, иң акыллы киңәшләрен коярга тотындылар. Ә.Дусайлы 14) күч. Мул итеп сибү, чәчү ◊ Коеп куйган (кебек, төсле) 1) Бик охшаш, бер калыптан эшләнгән кебек. Кирәк бит, охшаса да охшый икән кешегә, Әминәнең коеп куйган копиясе. Т.Миңнуллин; 2)матур. Әннә белән Фатыймадан башка да аларга килеп йөрүче кызлар байтак иде. Барысы да коеп куйган төсле матурлар, җитезләр, шаяннар иде. А.Алиш. Русчаны яхшы белә, буй-сыны коеп куйган, төрекчәне аңлый [Сабир]. Р.Шәфигуллин. Ай-һай, булса да булыр икән коеп куйган матурлык. Бу чабышкының табигатьтә сирәк очрый торган затлы токымнан булуы әллә каян күренеп тора иде. Г.Тарханова; 3) Билгеле бер калыпны алган, билгеле бер юнәлештә генә эшли торган. Син яшьтәш тә, замандаш та булып, Дөнья буйлап җырлап йөрисең. Дөрес әйткәнсең шул, Әйе, Тукай, Коеп куйган гына түгелсең... И.Юзеев. С.Рәмиевкә җибәргән хатларының берсендә Тукай үзенә, гаять бер кыюлык белән, төгәл характеристика биргән: «Мин бит синең шикелле саф, коеп куйган поэт кына түгел, мин дипломат, политик, общественный деятель дә бит». И.Нуруллин. Һии-ии, Гайфуллин, коеп куйган писер бит бу. Г.Афзал; 4) Чын. Утыз алты яшьлек коеп куйган ир-егет! Матур киенгән. Карашында кырыслык та, мөлаемлык та бар [Галимҗан Ибраһимов]. С.Поварисов. Кестутис – коеп куйган воевода. М.Әмирханов. Коеп куйгандай к. коеп куйган (кебек, төсле). Халык әкиятләредәй җыйнак, коеп куйгандай төгәл, тапкыр алар [А.Алиш әкиятләре]. Сабантуй. Коеп куйган коймак кебек Бар яктан да килешкән, күңелгә хуш килгән нәрсә турында. Сүзләр хисле дә, мәгънәле дә, сурәтле дә. Халыкча әйтсәк, коеп куйган коймак кебек. Бер төере дә юк. Тотып ашыйсы килә хәтта. С.Поварисов. Коеп кую Матур, җыйнак итеп эшләү. --- Г.Бәширов Нәфисәне сайлап ала да, искечәрәк әйтсәк, мөбарәк исемне мөшәррәф итеп, гүзәл бер хатынның әдәби һәйкәлен коеп куя. Х.Сарьян. Гомумән, эшләгән эшен коеп куя иде әни. Т.Миңнуллин. Менә шул татар чабатасын Бәгърем абзагыз коеп кына куя. А.Хәлим. Коеп куеп Дөрес, матур итеп. Татарчаны коеп куеп сөйләшә, шуның белән татар егетләрен үзенә карата белә иде. Г.Ахунов Коеп алу Тиз арада, аз гына кою. Нәкъ менә кыз яткан урынга яңгыр коеп алган. Сабантуй Коеп бетерү Тулысынча, барысын да кою. Әнә шулай шәһәр ябагасын коеп бетергәч, яшеллек җарияләре мине, уйларыңнан чистарынып ал дип, күл буена алып киләләр. М.Галиев. Картайган каздай калтырый, туңа кешем: күңел мамыгын коеп бетергән... Ш.Галиев. Узган атнада, сорау алу вакытында, ул Кафилнең бөтен тешен коеп бетерде. З.Мәхмүди Коеп җибәрү Кинәттән кою Коеп китү Көтмәгәндә тиз генә кою Коеп кую Алдан ук коелган хәлгә китереп әзерләү Коеп тору Даими, туктаусыз кою; бер-бер артлы кою. Шул ук нефтьчеләребезнең хезмәтен ал: күз ачкысыз буран дими, җәйге челлә дими, өстән коеп тора дими ---. М.Хәсәнов. Совет чынбарлыгы аларны уртак калыпка салып коеп кына торды, аларның «өлкән туган»ның һәр гамәлен алкышларга әзер торган психологиясен төгәл алгоритмнар ярдәмендә формалаштырды. А.Хәлим Коеп чыгу Барысын да тоташтан кою; билгеле бер вакыт дәвамында кою. Тинтәк хатын буза чыгарып кына калмыйча, иң элек, күсәк алып, өйнең барлык тәрәзәләрен коеп чыга ---. М.Хәсәнов. Яңгыр кичтән үк сибәли башлаган иде, төне буе коеп чыкты. Р.Сибат Коя башлау Коярга тотыну. Куе кара болытлар эченнән, гөрләтеп, эре тамчылы салкын яңгыр коя башлый. Г.Ибраһимов. – Мәшәкатьләнәсең бит, Газизә... – диде Гариф һәм, йомшак кына челтерәп комга сугылып торган дулкын кисәкләреннән кулы белән алып, битенә су коя башлады. Ш.Камал Коя бирү Коюын дәвам итү, һаман да кою. Ә урамда яңгыр коя бирде, кич иңеп килә торды. Ф.Яхин. --- Марс касәгә чәйне коя бирде. В.Ильясов Коя тору к. коеп тору Чиләкләп коя торгач, юл җиңеләйде. Р.Батулла |