КОЭФФИЦИЕНТ и. лат. мат. 1) Алгебраик аңлатмада билгесез зурлык тапкырлана торган сан яки хәреф; тапкырлагыч. Әгәр f(x) күпбуынының тискәре коэффициентлары булмаса, бу формуланы куллана алмыйбыз. Күпбуыннар. Экспертлар әйтүенчә, коэффициент бишкә җитсә, җәмгыять хокукый булудан туктый, мондый илдә яшәү бик тә кыенга әйләнә. Татарстан яшьләре

2) физ. Физик җисемнең аерым бер үзенчәлеген, мәс., сыгылмалылыгын, ышкылу көчен һ.б.ны билгели торган зурлык. Чана белән юл арасындагы ышкылу коэффициенты 0,15, тартма белән чана арасында – 0,5. Физикадан мәсьәләләр һәм күнегүләр җыентыгы. Пропорциональлек коэффициенты һ ны Планк константасы дип атыйлар ---. Физика

3) күч. Нәтиҗәлелек күрсәткече



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә