КО’Ш ЧӨЮ ф. Бөркет, лачын, шоңкар кебек кулга ияләштерелгән кайбер ерткыч кошлар ярдәмендә ауга йөрү. Азамат ир Туктамыш – Акбүз аты астында, Лачыны ияр кашында, Чирүле күлдә кош чөеп Дәүран сөргән хан булды. Дастан. Һәрхәлдә, кош чөю (ерткыч кошларны кулга өйрәтеп, шулар белән ауга йөрү) гадәте борынгы аучылыкта түгел, Урта гасырларда гына уйлап чыгарылган булса кирәк. Р.Әхмәтьянов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә