КО’Ш ТЕЛЕ и. кулин. 1. 1) Ак оннан йомыркага басып, юка итеп җәелгән камырны өчпочмак яки ромб формасында озынча итеп кисеп, майда кыздырыла һәм чәй янына куела торган ашамлык. Мидхәтнең Әнисәсе – җиңел гәүдәле, ачык-көләч хатын – җил-җил атлап, өстәлгә самавыр китереп утырта, кош теле, бал, каймак, коймак куя. Р.Мулланурова. Бәби ашына дип чәкчәк, кош теле, сумсалар да пешергән идем. Күңел ачыйк бергәләп 2) Сәер, таныш булмаган тел, сөйләш. Кош теле күк матур исемең, Рио де Жанейро, Тик үзең ямьсез әле син, Рио де Жанейро. Х.Туфан 2. с. мәгъ. Кечкенә генә (хат тур.). Йомыш дип, кечтек кенә, кош теле хәтле генә хат кисәге язып бирмәссеңме, дигән идем. А.Гыйләҗев ◊ Кош теледәй Кечкенә. Моңарчы күз авыруы белән солдаттан калып килгән Хәкимулла да, машинкада басылган кош теледәй кәгазьне кулына тоткач, әле аның чын мәгънәсенә төшенмәде. М.Мәһдиев. Дистә еллар дәвамына газиз анага кош теледәй хат язып сала белмәгән балалардан нинди тәрбия?.. Р.Мөхәммәдиев. Баштарак кош теледәй генә ике хаты килгән иде, аннары килмәс булды. Г.Гыйльманов. Кош теле кадәр к. кош теледәй. Зарыгып көткән чираттагы хатым килеп җитте. Кош теле кадәр генә дип булмастыр монысын. Җ.Дәрзаманов. Шул кичтә сәхнә артында миңа кош теле кадәр генә язу кисәге тоттырдылар. Р.Рахман. Газизә әби аннан кош теле кадәр генә булса да хәбәр көтте. Безнең гәҗит |