КОШТАБАК и. 1) Берәр литр чамасы сыйдырышлы (агач яки калай) тәлинкә. Малайлар, коштабакны күтәреп, ишегалдына йөгерделәр. Г.Ахунов. Хабул туганнары белән бер коштабактан ашарга гадәтләнгән иде. С.Лашманчы. ...Туй кызганнан-кызды. Һәркем хәленнән килгәнчә яшел коштабакка акча салды. Б.Ислам 2) диал. Аш тәлинкәсе 3) диал. Форфор яки эмаль табак |