КОШ-КОРТ җый. и. 1) Һәртөрле кошлар, вак хайваннар. Кырыс тавыш урмандагы бөтен кош-кортны урыныннан кузгатты. М.Мәһдиев. Булмаганны. Сөләйман пәйгамбәрмени ул, кош-корт телен белештерергә? Ф.Яхин 2) Йорт кошлары. [Сәрбиназ:] Җылыткан ризык эчемә ярамый шул. Тавыкларыңа сибәрсең. Кош-корт асрыйсыңдыр бит? А.Гыйләҗев. Сыерны бетерсәләр дә, кош-корт, вак мал җитәрлек. Ә.Моталлапов |