КОШЁ́ВКА и. рус Артка ике кеше аркасын терәп утырырлык, алда ат тоту өчен урын көйләнгән көймәле чана; кашавай. Чаналарның берсе җиңел кошёвка, икенчесе киң үрәчәле гади чана иде... Ә.Еники. – Әйдә, Зиннур абый, тизрәк кошёвкага утыр, астыгызга печән дә җәйдем, – дип, шатлыклы йөз белән каршы алды аны Әхмәдүш. Я.Зәнкиев. Матур язларның берсендә Гөлсем карчык яшәгән йорт турысына шәп бер кошёвка килеп туктады. Р.Рахман |