КОШ и. 1) Тәне каурый, йон белән капланган, томшыгы һәм канатлары булган умырткалы хайван. Язлар җитте, Кошлар килде, Сау кайттыңмы, тургаем! Х.Туфан. Йоклый авыл. Рәхәт тынлык. Бары кошлар серләшә. Р.Мөхәммәт. Кыскамы ул, әллә бик озынмы, Эшең сыйсын тик бер гомергә. Өметләнмик күбәләк я кош булып, Бу дөньяга кабат килергә. Ф.Яруллин 2) күч. Сөйгән яр (хатын-кыз тур.). Кычкырамын яңлыш, уйламыйча: «Килче, кошым, былбыл кошым, – дим. – Килче, үбим ап-ак кулларыңнан, Килче, зинһар, «кызыл түшем»! – дим. М.Җәлил. Алтын кошым – мәңге сүнмәс моңың, Мин мондамын, ә син кайдасың? Оя кордың күңелем түрләренә Бәхет серен белеп, файдасын. Р.Баһаветдинов 3) күч. сөйл. ирон. Кеше (холкы, характеры, җәмгыятьтәге дәрәҗәсенә карап бирелгән бәя). Мин нинди кош икән дип аптырап торам, үзебезнең кранчы кыз икән ләбаса!.. А.Гыйләҗев 4) күч. Очкыч ◊ Кош бураны Ашкыну, талпыну (кешенең кичерешләре тур.). Йөрәгемә кереп оя кордың, Кыйбла итеп шушы тарафны. Сагыну-сагышларым – кош бураны. Мәхәббәтем талмас канатлы. Р.Багаутдинов. Кош йокысы Сак йокы. Кош кебек очу Бик тиз хәрәкәтләнү. [Юныс карт] Йөрәге түзмәде: «Фиу!» – дип өзәңгеләрен какты, атын әйдәде дә, кош кебек очып, бая килеп әйләнгәннәрнең каршысына барып чыкты ---. Г.Ибраһимов. Кош кунмый торган к. кош очмаслык. Кош очмас к. кош очып җитмәс(лек). Кош очмаслык Бик көчле, үтә кырыс, зәһәр (салкын, буран тур.). Кош очмаслык салкыннар хәзер сирәк күзәтелә. Кош очып җитмәс(лек) Бик ерак. Чуен чүлмәк авызы тар, Пешә солдат ашлары; Кошлар очып җитмәс җиргә Китә солдат башлары. Җыр. – Кош очып җитмәслек илләрдән --- минем илемә – Капкорсак патша җиренә килгән осталар остасы Бикзирәк, минем сезгә сүзем бар әзрәк, – дип әйтте, ди, Капкорсак патша. А.Алиш. Коштай очу к. кош кебек очу. Кош тоткандай Бик шатланып, үзен бәхетле сизеп. Кайберәүләрне аяклары гел шунда каерып торды: мыштым гына кереп киттеләр дә кош тоткандай очынып чыктылар. Р.Мөхәммәдиев. Киртә башына үрмәләп менгән Бибиҗамал, әткәсен күрүгә, сөенеченнән кош тоткандай: – Әткәй, кара әле, мин кайда мендем! – [диде] ---. Ф.Сафин. Дәрестән кайтканда, беренче эшем итеп капкабызга беркетелгән почта тартмасын актарам, эчендә хат булса, кош тоткандай, өйгә керү белән, йотлыга-йотлыга укырга керешәм. Г.Галиев. Кош тоткан диярсең к. кош тоткандай. [Шакир] Кош тоткан диярсең – авызы колагына җиткәнче ерылган. Ә.Гаффар. Бу хәлгә хәтта хисапчы Разия дә игътибар итте: – Кара, кара бу аксак шайтанны, кош тоткан диярсең. Н.Әхмәдиев. Кош тоттыру Алдау, юкны вәгъдә итү |