КОЧУ ф. 1) к. кочаклау (1 мәгъ.). [Аю:] «Нишләп юлымда торасың?» – Бүрене болгап аткан. «Сине уважаю!»диеп, Керпене кочып яткан. И.Юзеев. Иген аша кемдер кемне Чакырган икән, Кемдер кемне кочкан икән, Шул гаеп микән? А.Хәлим. Амантай, үзенә-үзе хисап бирмәстән, күкрәгенә килеп капланган якын кешесен кочып алды да һаман бер үк сүзләрен кабатлады. Т.Әйди 2) Ике яки сыңар кул белән уратып алып кочаклау; сөю. Фатыйма әбисенең иңеннән кочып алды, юатмакчы булды, тик нинди сүзләр тапмак кирәк? З.Кадыйрова. – Колакта гел музыка гына яңгырый, дөньяда бер генә кыз калды: ул – минем Рая, Раечкам, – дип, [Александр Иванович] хатыны кырына күчеп утырды, аны иңбашыннан кочып, чигәсеннән үпте. З.Кадыйрова. – Рәхмәт сиңа, кызым! – дип кочып үпте әнисе Зөлфияне. Г.Сабитов 4) күч. Иңләп алу. Кыйблага таба Торналар оча. Тауларны кара: Болытлар коча. С.Сүнчәләй. Күк күгәрчен очадыр, Зәңгәр күкне кочадыр. Минем улым бәү-бәү итә, Йолдызларда очадыр. Ә.Гадел 3) күч. Үз эченә алу, үзенеке итү (табигать, үлем һ.б. тур.) Коча бару Бер-бер артлы, рәттән кочу Коча башлау Кочарга керешү Коча бирү Һаман кочу, кочудан туктамау. Бу очракта Луиза үз стихиясендә яши. --- Ни генә дисәк тә, очсыз-кырыйсыз Күк бит ул. Шигъри рухы кочаклый алганча коча бирсен, «рәхмәт юлы»ннан Җиргә дә төшәр әле. З.Мансуров Коча тору Бернигә карамый кочу. Дулкыннарың бер-бер артлы ярны коча торсын, Бәлки, яңа җыр китерер тугызынчы дулкын? Р.Гаташ Коча төшү Ныграк кочу. Үзе дә мине ныграк коча төште. А.Хәсәнов. Кайтып җитәрәк сөекле ханым йокымсырады, һәм ире аны, биленнән коча төшеп, икенче катка сөйрәде. Р.Зарипов Кочып алу Кыска гына вакыт эчендә, тиз генә кочу. Күлмәк сәдәбен каптыра алмыйча азапланган әнисе арык куллары белән улын кочып алды. А.Гыйләҗев. – Кая, кызыма хәер бирим әле... Бала елмайды. Әбекәенең муеныннан кочып алды. Ф.Җамалетдинова. --- ник бер кочып алып, чал сакал баскан битеннән суырып үпмәдем икән дип, хәтта бүген дә бик үкенәм. А.Хәсәнов Кочып тору Һәрвакыт, әледән-әле кочу |