КОЧЕГАР и. рус Пар казаннарын карап, эшләтеп торучы эшче. Әле узган ел гына сез таккан эчкече кочегар, траптан егылып, кулын сындыргач, профсоюз каршында җавап бирдем. М.Юныс. Яңа кочегар дигәннәре Фәгыйләгә шикле күренгән әлеге тузгый чәчле егет икән. С.Сабиров. Әнә теге клубта кочегар булып эшләгән, пенсиягә дә бик картаеп чыккан Иван дәдәй инде. Р.Фәизов |