КОЧАКЛАШУ ф. 1) урт. юн. к. кочаклау. [Солтан:] Шул ашлык сукканда, эскерт башыннан кочаклашып бергә егылганнан бирле, безнең арада ниндидер бер нечкә ефәк җеп сузылган кебек булды. Г.Ибраһимов. Менә ул хәзер аның янына килер, торыр, ата белән ул кочаклашырлар. М.Мәһдиев. Яшьләр кочаклашып агач арасына кереп югалырга өлгермәделәр, аның янына игезәк сыңары Зөһрәбану килеп басты. А.Гыйләҗев 2) Ике яки берничә кешенең берәр кул белән генә бер-берсенең җилкәсеннән яки биленнән алуы. Егетләр, җилкәләреннән тотынышып, кочаклашып биеделәр 3) күч. сир. Кушылу (җансыз әйберләр тур.). Җилем суы --- шул матур тугайларның иң матур җирендә Агыйдел белән кочаклаша. М.Гафури Кочаклаша башлау Кочаклашырга тотыну Кочаклашып алу Тиз арада бер мәртәбә кочаклашу Кочаклашып кую Көтмәгәндә бер мәртәбә кочаклашу |