КОЧАКЛА’У ф. 1. 1) Куллар белән уратып алып кысу, кочу, иркәләү. – Солтан, синең якташ килгән, тор! – дияргә өлгерә алмадылар, мин, атылып барып, дустым Шаһбазны кочакладым. Г.Ибраһимов. Карт, хәвефләнеп, улының башын кочаклады. М.Мәһдиев. Дисбе-дисбе көннәремне санап, Карлы чыршыларны кочаклап, Мин декабрь белән саубуллашам... Ак йолдызлар тула кочакка. Р.Низамиев 2) Кочакка сыймас әйберләрне кочкандай, кулларны ян-якка җәеп, шуларга күкрәк белән сыену. Бакча безнең ил, Алтын безнең җир, Җиргә тезләнеп, Чәчәк өздем мин. Менә шул чакта җирне кочаклап Үбәсем килде, – Сыймый кочакка. Б.Рәхмәт. Минме синең уйларыңда көймәгәнме? Сине күзләп эзләреңнән йөрмәгәнме? Ә беркөнне мине чиксез бәхет басты: Егылдым да кочакладым күләгәңне. Т.Миңнуллин. Ул [Таһир] янәшә торган ике каберне кочаклап елады. М.Кәбиров 3) Кочакка алып күтәрү. Агач арасында биек булып тыгыз үскән үләнне йолкып, кочаклап, куыш эченә китереп салдылар. Г.Якупова 4) Күкрәккә, түшкә, култык астына кысып тоту. Ул Улибаева янына килеп утырды, кулындагы себеркесен кочаклады. М.Мәһдиев. Салих гармунын кочаклаган килеш басып тора бирде. М.Латыйфуллин 5) күч. Үз эченә алу, колачлау (табигать күренешләре тур.). Ә безне инде, аю баласыдай, Кочаклады калын тайгалар. Ш.Маннур 2. кочаклап рәв. мәгъ. Шатланып. [Карлыгач] Шуларны бетереп, үзенең кул эшен алырга гына торганда, шатлыгыннан кая басарга белмичә, Айбала килеп керде дә кызны кочаклап үбә башлады. Г.Ибраһимов. Дөрес, алар безне кочаклап каршыларга тормыйлар. М.Юныс Кочаклап алу Тиз генә кочаклау. Килеп керү белән Баграт мине кочаклап алды. М.Юныс. Ул арада Сәет Мөршидә апаны кочаклап алды. Т.Миңнуллин. [Кош:] Әллә кайдан гына килеп чыкты да, гүяки күләгәсе белән кочаклап алды. Ф.Яхин Кочаклап кую Көтмәгәндә кочаклау Кочаклап тору 1) Кочаклаган хәлдә булу 2) Әледән-әле кочаклау Кочаклап чыгу Барысын да бер-бер артлы кочаклау. Нәфигулла абзый, рәхмәтләр укый-укый, балаларны кочаклап чыкты. З.Зәйнуллин Кочаклый башлау Кочакларга керешү Кочаклый бирү Бернигә карамый кочаклау. – Ярый алайса, – дигән Аждаһа, – әгәр синең гомерең кадерле түгел икән, каеныңны кочаклый бир. Ф.Яруллин Кочаклый төшү Ныграк, кысыбрак кочаклау |