КОЧАК и. 1) Алга сузылган ике кул белән күкрәк арасы. Игенсез басуны чүп-үлән басадыр, Игелексез күңелне яулыйдыр яманлык... Кояштай нурлы йөз кочаклар ачадыр, Елмаю кодрәте калалар алырлык. Ә.Гадел. Бөтен назым белән урап алып Эретер идем аны [чибәрне] кочагымда. Ф.Яруллин. [Гыйлемхан:] Түзмәде, тулышкан күзләрен күрсәтүдән уңайсызланып, аны уң кулы белән кочагына алды. Кочагына алды алуын, әмма абайламады: әллә апасын, әллә бушлыкны кочаклады. Р.Мөхәммәдиев 2) Шул арага сыешлы якынча күләм-микъдар берәмлеге. Кулында бер кочак сары тюльпаннар. М.Маликова. Бер көнне ул елга яры буена, менә шушы турга, бер кочак тал үсентеләре алып килә һәм куаклык утырта. Г.Гыйльманов. [Алчын:] Әле Кояш уянганчы ук, якындагы урманнан ике кочак коры ботаклар җыеп килде. Р.Фәизов 3) күч. Куен. Синнəн [сагынудан] качам, сине онытырга тырышам. Əмма... Əмма үзем тагын-тагын кочагыңа – кайнар, назлы, гөлəп куагы төсле гүзəл, чəнечкеле кочагыңа омтылам. И.Салахов. Җылы өйдә өшеп ятам, Бетеп бара җылылык. Ә бит күпме кыз җылынды Кочагыма сыенып. Ф.Яруллин. Ник аерасың, әй язмыш, Аерылмас чакларымда? Гомерлеккә калдырсаңчы Кайнар кочакларында. Р.Вәлиева 4) күч. Яхшылык, хозурлык яисә яманлык, начарлыкны туплаган тирәлек, мохит. Кызылком чүле талгын гына тымызык төн кочагына кереп бара иде. Т.Әйди. Яр читеннән тын гына, ипле генә йөзеп барган көймәнең кинәт, туксан градуска борылып, шаулы диңгез уртасына, дулкыннар кочагына ташланганыдай булды бу [Гыйлемхан]. Р.Мөхәммәдиев. Офык артыннан йөзен ачкан кояш нурлары кочагында Чирүле күл зәңгәрсу-яшькелт төс белән балкый иде ---. М.Әмирханов 5) күч. Тәэсир, йогынты (йокы, гипноз тур.). Ул әле йокысы кочагыннан, бүген күргән төшләре тәэсиреннән чыннан да айнып бетмәгән --- иде кебек. Т.Әйди. Минем назларымнан Гүзәл уянды да, күзләрен ачмыйча, йокының тәмле кочагыннан чыгарга ашыкмыйча гына рәхәтләнеп киерелде. Карам ◊ Кочагыннан чыгу Берәр нәрсәдән көчкә котылу. Кочак белән Күп итеп. Ул мөхәннәс әйтте: «Ни хәлем булсын, авырулар вә афәтләр кочак белән керә, чеметемләп чыга» ---. К.Насыйри. Төшендә ул һәрвакыт Хөснетдиновны җиңә, кызыл айгырның йомшак ялыннан сыйпап, үз аранына алып кайта, хуш исле сусыл тукранбашны кочагы белән, мул итеп улагына сала. А.Гыйләҗев. Кочак җәеп Бик теләп, яратып, үз итеп. Биредә аны, дөрестән дә, ачык йөз белән, кочак җәеп каршы алдылар. Р.Вәли. Мәскәүгә дә, Ыстанбулга да китмә, Ләбиб, Актанышың һәрчак көтә кочак җәеп. Л.Лерон. Ә «детдом»нан чыккан 16–17 яшьлек үсмерне кем, кайда кочак җәеп көтеп тора? Татарстан яшьләре. Кочакка алу 1) Кочаклау. Соңгы сүзләрен әйткәндә, ананың тавышы шундый да зарлы, шундый да инәнгеч иде. Мәрвәрнең үзәкләре телгәләнде. Ул җәһәт кенә йөгереп килеп, әнисенең хәлсез --- гәүдәсен кочагына алырга мәҗбүр булды. М.Хәсәнов. Егет [Михман] түзмәде, Фатыйманы киң кочагына алды, кайнар тыны белән аның яңагын өттереп, башын әйләндерде. З.Кадыйрова; 2) Үз итеп, яратып каршылау, күтәреп алу. [С.Хәким] кайбер шагыйрьлəр төсле җырчыларны кочакка алмый, кулларын үпми, купшы мəдхиялəр əйтми. Əмма аннан гына җылылык, ихласлык тойгысы кимеми ---. Т.Галиуллин. Кочакка керү Нәкъ уртасына, үзәгенә керү, эләгү |