КО’ФТА и. пол. Билгә кадәр яки аннан бераз озынрак була торган, бәйләнгән яки тегелгән өс киеме. Кофтасында алтын җепләр. М.Юныс. Аның чәчләре күпертелеп ясалган, өстендә чытыр ак кофта, кара затлы юбка, аягында кара ялтыравыклы туфлиләр иде. М.Мәһдиев. Кофта изүе дә кирәгеннән артык ачык шикелле, ач күзләр шунда төбәлгәндер шикелле... А.Әхмәтгалиева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә