КОФЕ’ЙНИК и. рус 1) к. кофекайнаткыч. [Уотсон:] – Минем ни белән мәшгуль икәнемне каян белдегез әле? Артта да күзегез бармы әллә сезнең?! – Анысы юк югын, ләкин минем алда ялтыратып чистартылган кофейник тора, – дип җавап бирде ул [Холмс]. К.Дойль

2) Әзер кофены табынга бирү өчен зуррак чәйнек формасындагы чынаяк савыт. Китәргә җыенганда, Инга, сумкасыннан алып, хуҗаларга нәфис нәкышләр белән эшләнгән чәйнеккә охшаш кофейник бүләк итте. Х.Камалов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә