КОФЕИН и. нем. 1) Кофе орлыгы, чәй яфрагы һ.б. кайбер үсемлекләрдә була торган матдә; медицинада ярсыткыч, ягъни наркотик сыйфатында кулланыла. Йоклар алдыннан күп ашарга, составында кофеин булган яки исерткеч эчемлекләр эчәргә киңәш ителми. Шәһри Казан. --- кофеин организмның тулаем эшчәнлеген, нерв һәм кан тамырлары системасын, баш миендәге кан әйләнешен яхшырта, бронхларны киңәйтә. Юлдаш

2) Составында төп өлешне шундый матдә тәшкил иткән дәвалау препараты. – Римма, капитанга өч доза кофеин, тизрәк! – дип боерды баш врач. Х.Камалов. Туктаусыз кофеин эчүдән йөземә сары коелды. З.Мәхмүди. Дүрт сәгатькә бер кофеин уколы салып тордым. Г.Галиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә