КО’ФЕ и. ингл. 1) Мареначалар семьялыгының бер ыругы һәм шуңа караган куак исеме. Латин Америкасында күбрәк кофеның аеруча тәмле «арабика» сорты, ә Африка һәм Азиядә «робуста» сорты үстерелә ---. География. Кофе агачлары плантацияләрдә башка агачлар күләгәсендә үсәләр һәм ел буена җимеш бирәләр. Чит илләрнең экономик географиясе. Кофе агачы елына нибары дүрт йөз граммнан кило ярымга кадәр генә әзер уңыш бирә. Сөембикә 2) Шул үсемлекнең орлыгы. Латин Америкасы илләре чит илләргә авыл хуҗалыгы продуктлары (--- кофе, шикәр, тәмәке, банан) һәм тау промышленносте продукцияләре (нефть, төсле металлар ---) чыгаралар. Чит илләрнең экономик географиясе. Илдә [Эфиопиядә] кофе җитештерү, бигрәк тә кыргый агачлардан кофе җыю, зур урын алып тора. Материклар һәм океаннар географиясе 3) Шул орлыктан кайнатып яисә кайнаган суга болгатып эчү өчен ясалган он. Кибеттә кофены үлчәп тә саталар 4) Шул оннан әзерләнгән кайнар эчемлек. Буфет өстәлләре һәммәсе сырып алынган. Хатын-кызлар кофе, шоколад, пирожныйлардан авыз итәләр. Ш.Камал. Зөһрә апа улын беренче җаваплы рейска ныклап әзерләде: өс-башын кат-кат тикшерде, --- куе кофе кайнатып, аны термоска тутырды, бер савытка тавык боты, өрек, йөзем төйнәде. А.Гыйләҗев. Кит балыгы күздән югалгач, капитан кофе кайнатты, карталар саклана торган өстәл тартмасыннан печенье табып алды. М.Юныс. Кофе – туклыклы эчемлекләрнең берсе, ул 5000 ел дәвамында өзлексез кулланылып килә. Юлдаш |