КОТЫРЫНУ ф. 1. 1) кайт. юн. к. котыру. Җир йөзендә сугыш бара, үлем котырына. Г.Ахунов. Гасыр башындагы капиталның ярсып котырынган чаклары... М.Әгъләмов. Мин бары тик Тилләхаҗиевны күз алдына китердем. Синең ни әйткәнеңне ишетсә, нишләр иде икән? Вәт котырыныр иде. Р.Мирхәйдәров 2) Үзеннән-үзе, сәбәпсез котыру. Мәгърур башың имәдең аңа, Явызлыкны күрсәң каршыңда, Җырладың син ирек җырларын Котырынган тиран алдында. Х.Туфан. Сәлимәнең куркудан коты очты. Котырынган ир яныннан ничек тә чыгып качарга кирәк иде. С.Зыялы. Ак аю сыман болытлар томалый авыл күген. Бөтерелә тышта өермә, Котырына буран бүген. Х.Туфан 2. котырынып рәв. мәгъ. 1) Ярсып. Галимнең йөрәге котырынып, ачу һәм көнләшү белән тибә башлады. Г.Әпсәләмов 2) Бик нык. Сыза кипшергән, чит-читләренә котырынып үлән калыккан, уентык-уентык булып кузгалак тишелеп чыккан ---. А.Гыйләҗев. Соң сәгатьтә дулкын шашты, Котырынып җил исте. Р.Фәйзуллин 3) Дәртләнеп, бик нык теләп. [Вәли:] Бервакыт хатын «бик матур була» дигәч, котырынып, шушы мыегымны карага буяган идем. Г.Камал Котырына бару Торган саен тагын да ныграк котырыну Котырына башлау Котырынырга тотыну. Бер-ике минуттан ниләр буласын уйлап, Гаделҗанның тагын йөрәге котырына башлады. Аманулла. Чүлмәк мәсьәләсе онытыла төшкәч, Варис тагын хәттин ашып котырына башлады. Р.Батулла. Әллә җеннәре килешмәде, әллә ханым хаталанудан үзалдына котырына башлады – болар хакында ул уйлый алмады. Ф.Яхин Котырынып алу Кыска гына вакытта, бераз котырыну. Һава көненә кырыкка төрләнә: я яңгыр, я юеш кар ява, я шакырдатып туңдырып куя, я февраль бураннары котырынып ала. Ә.Сафиуллин. Тыныч, сабыр Гатаулла улының чыгырдан чыгып, котырынып алуының бүлмәдәшләре генә белә торган янә бер сәбәбе бар иде. Т.Галиуллин Котырынып йөрү Һәрвакыт, даими котырыну. – Киребеткән карт дурак! – диде Сәрви. – Партийный кеше бер син генә түгел, синнән башка бер кеше дә болай котырынып йөрми. Ф.Әмирхан Котырынып китү Кинәт, тиз арада котырган, ярсыган хәлгә килү. Степанов котырынып китә: – Син нәрсә эшләгәнеңне беләсеңме? – Мин үлемгә әзер, – ди төшенкелеккә бирелгән Саша Долинов. Безнең мирас Котырынып яту Хәзер котырыну. Күрше бүлмәдән кычкырышкан тавышлар килә. Җитәкчеләре котырынып ята, ахрысы Котырынып тору Даими, туктаусыз, әледән-әле яки хәзерге моментта котырыну. Бу атаманың үзенә күрә дөреслеге бар: көз көне, кыш көннәрендә ул ачулы күркәдәй туктаусыз кабарынып, котырынып тора. М.Юныс |