КОТЫРЫНКЫ с. Бик көчле, ярсу, гадәттән тыш көчле. Патша заманындагы сәясәт совет чорында аеруча астыртын һәм котырынкы төс алып дәвам итте. Р.Миңнуллин. Иртәгесен котырынкы чабыш дәвам итте. Ходайбирде төркеме элеккечә койрыкта сөйрәлде. Б.Рафиков. Җир белән күк тоташып, коточкыч зур тизлектә әйләнә башлады, һәм мин, шул котырынкы өермәгә кушылып, күккә менеп киткәндәй булганымны гына хәтерлим. Ф.Латыйфи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә