КОТЫРЫК и. сөйл. 1. 1) Коткы, котырту. Әгәр син, агаларың котырыгы белән безне ата-ана итми башласаң, алар шикелле башбаштакланып, үзең белгәнчә йөрсәң, безгә кайгыбыздан үләргә генә кала. Ф.Әмирхан. [Гали (ялынып):] Зинһар, дим, Мәгърүфә, хаталык белән, шайтан котырыгы белән генә... М.Фәйзи. Мансур да Ленинградтан җибәргән бер хатында, ак финнарның империалистлар котырыгы буенча башлаган авантюралары тар-мар ителү белән үк ялга кайтачагын язган иде. Г.Әпсәләмов

2) к. котыру авыруы

3) Котыру авыруы өянәге. Котырыгы башлану

2. с. мәгъ. Дәрт тулы, ашкынулы, ташып торган. Гаязның соңыннан басылган бөтен хикәя, романнары, пьесалары аның киң шашкын, котырык хыяллы һәм тасвирының күренешле (картиналы), җиңел алынмалы булуын күрсәтәләр. Г.Сәгъди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә