КОТЫРУ АВЫРУЫ и. мед. Гадәттә, авыру хайван тешләү нәтиҗәсендә кешеләргә, аеруча хайваннарга йогып, нерв системасы зарарлану, баш мие ялкынсыну белән характерлана торган вируслы авыру. [Логинов:] Әйе, иптәшләр, Холмогорның хәле бик җитди, аңарда котыру авыруы. Т.Гыйззәт. Котыру авыруының шундый хасияте бар икән: вегетация чоры, ягъни башлангыч дәвер үтеп китсә, беркемне коткарып, саклап калып булмый икән. А.Гыйләҗев. XVII гасырның 80 нче елларында француз галиме Луи Пастер котыру авыруына каршы вакцина уйлап таба. Ватаным Татарстан



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә