КОТЫРУ II и. 1. 1) мед. к. котыру авыруы. Котыру билгеләре булган кыргый җәнлекләргә юлыгу белән катлаулы хәл килеп туганда, --- коткаручыларны чакырырга кирәк. Саба таңнары. Тукай районында соңгы җиде ай эчендә хайваннар арасында алты котыру очрагы теркәлгән. Татарстан яшьләре 2) күч. Ярсу, дулау. Мулланың мондый котыруы аңа бер дә көтелмәгән эш иде. Г.Ибраһимов. Шау-шу, кычкырыш, шашкынлык бөтен өйне, йортны басты. Барган саен тагын яманрак котыру төсенә керде ---. Г.Ибраһимов 2. с. мәгъ. Көчле агымлы. Каридел бик котыру елга икән – чистый эт булдык... Х.Сарьян |