КОТЫРУ I ф. 1. 1) Психик контрольне югалту, аек акылдан, тыныч халәттән чыгу, ярсу, дулау кебек билгеләре булган авыруга дучар булу. Котырган бүре кебек дөньяны шаулаттым. Й.Баласагуни. --- Сабира апайның идәннән сәкегә котырган шикелле йөгерүен вә кая барып бәрелгәнен дә белмәвен һәм күзләре әллә нинди коточкыч булып акайганын күргәч, аның урактан «җенләнеп» авырып кайтканын белдем. Г.Тукай. Ә инде аның [Мәрсинәнең] ир-ат халкын читкә тибәреп торган --- тумыштан җыерчыклы тар маңгаена һәм котырган этнеке шикелле куркыныч күзләренә Тәңре гаепле түгел. Ә.Дусайлы

2) Гадәттә, тискәре хисләргә бирелеп дулау, ярсыну, кычкыру. – Син җүләрсең, син котырган, син тилергәнсең, – диләр. Г.Тукай. Ир котырган иде. М.Кәбиров

3) Көчле теләк белән эшләү, мавыгу; омтылу, ашкыну. Зөбәрҗәт: Алтын-көмеш, байлык диеп Котырма, Гали-баба! Җыен юк-бар белән өйне тутырма, Юләр-баба! Ай, Ю-ләр ба-ба! Ш.Фәрхетдинов. Йөрәк, котырма, Тузма, шашынма, Ял ит утыр да, Утыр акылга. Түгелсең инде Егет яшендә. И.Юзеев

4) Уңу, күпләп үсү. Бәрәңге утыртмыйлар, ындырларын бакра белән билчән басты, шепкән котырды. А.Гыйләҗев

5) күч. Инсафлылыкны, тәртипне оныту. Сәймән: «Китәселәр китсен, Фаягөл. Куанычка булсын. Монда калганнарның кадере арта. Бүген бигрәкләр дә якын күренәсең әле, сипкеллем». Фаягөл: «Әй әле, котырма». А.Гыйләҗев

6) күч. Иркенләп, бирелеп уйнау. Өмә дигәнең рәхәт инде, валлаһи! Бу бер дә эш түгел – уен да көлке, шаяру да котыру... Г.Ибраһимов. Улыгыз гел уйнасын, Берегез дә тыймасын! Кисен, тисен, тотынсын, Килсен, көлсен, утырсын, Япсын, ятсын, котырсын... Р.Миңнуллин. Син, улым, артык котырма, Сеңелеңә дә тимә. Әтиең бер тузып китсә, Я чыгар җилле давыл, Я килер зур зилзилә. Ф.Тарханова

7) күч. Буш сүз сөйләү, ахмаклык күрсәтү. – Минем өйләнәсем килә, патша кызын алам, – ди [малай]. Атасы әйтә: – Котырма, патша безгә кызын бирәме соң? Әкият. [Баграт:] – Котырма. Соңыннан үкенерсең. Университетны бетерү белән сине аспирантурада калдырачаклар. Акыллы кеше шундый перспективаны зимагурлыкка алыштырамыни? М.Юныс

8) күч. Киң колач белән, ургылып хәрәкәт итү. Быел да кар эчләрендә сулар гөрләп кабынды; Идел бозлары быел да койрыгы тигез булмаган очыргыдай котырдылар; елгалар быел да очындылар. Г.Толымбай. Киң аланга чыгу белән, ике зур күл арасында коточкыч янгын котыруын күрделәр, һавага кара куе төтен күтәрелә. Г.Әпсәләмов. Юк, мин батмыйм, диңгез! Улларымны Бирмим сиңа, котыр-котырма! Зөлфәт

9) күч. Торган саен дәһшәтлерәк булу. Рәттән ике тәүлек яңгыр явып, бүген иртә белән бигрәк котырган, урамнар ап-ак суга әйләнеп, аяк атларга да хәл калмаган иде ---. Г.Ибраһимов. Тәлгатьне кырык өченче елның март бураннары котырган чакта, колхоз малларына ялан эскертләреннән печән ташыганда ат тибеп үтерде. З.Зәйнуллин

2. котырып рәв. мәгъ. 1) Бик тиз, ярсулы рәвештә. Җил котырып исә, очучы чыпчыкларны да, кечкенә кошчыкларны да үзе белән ияртеп алып китә. А.Алиш

2) Бик яхшы, шәп, мул итеп. Кемгә зур шатлык килми?! --- Аларның тавышларында яшел үләннәрнең, ягымлы чәчәкләрнең шаулавы гөрли; аларның сикеренүләрендә котырып үсәчәк ашлыклар хәле очына --- . Г.Толымбай. Читән буйларында котырып кычыткан үскән тар тыкрыктан узып, бәпкә үләне түшәлгән киң урамга килеп чыккан чакта гына, аңа Миңлебай карт очрый. Ә.Еники. [Фәридун абзый] Келәт артында котырып үскән әрекмәннең зур яфрагын өзеп алып коштабак өстенә яба да Галимә кулына тоттыра. В.Юныс

3) Бик нык. Шеф абый минем котырып шатлануымнан елмаеп куйды. Ф.Яруллин. Өйдәгеләре котырып эчте, аннары бергәләшеп сугыштылар. Яңарыш

4) Дәртләнеп; кызу итеп. Җәүдәтнең энесе бик каты кычкырды, әнисе, аны кочаклаган килеш, ничектер котырып биешкән бик күп аяклар арасына барып төште. Г.Бәширов. Фатыйма Заһит котырып үпкән урыннарда эз калгандыр дип курыкканлыктан халатына чат ябышты. Ф.Яруллин

5) Катгый, кискен рәвештә. XX йөз башы татар тормышында барган ашкынып яңару хәрәкәте искенең котырып каршы торуын сындырырга, җиңәргә омтылган. Мәдәни җомга

Котырган акча Зур акча. Кыскасы, зур акчалар, дөресрәге, котырган акчалар әйләнгән җирләрдә була ул. Р.Мирхәйдәров. Котырган акчалар белән эш итмәвең күренеп тора лабаса! Р.Гаязетдин. Котырган сыер сөте Аракы. Үзләре, җай чыккан саен берәр аулаграк җирдә ике-өч яки күбрәк кеше берләшеп, «котырган сыер сөте»ннән авыз итүне чит күрмиләр. Г.Тавлин. Котырган үгез сөте к. котырган сыер сөте. Котырган эт Чамасыз явыз, усал кеше. [Солтан:] Ничек кенә булса да, Фазыйлны күрергә, аның аркылы Гыйлаҗины бу котырган этләр авызыннан коткарырга кирәк. Г.Ибраһимов. Котырган эт кебек Ярсу белән, үтә усаллык белән. Күрәсез, каланың үз зимагурлары да, эшсезлектән кемгә бәйләнергә белмичә, котырган этләр кебек кыланып йөриләр. С.Кудаш. Башы белән буразна катысына барып төшкән корбанын шундук, котырган эт кебек талый, таптый, изә башлады: – Менә сиңа! Менә сиңа! Безнең авылда бүтән җырламассың! А.Хәлим. Ул җитезрәк булып чыкты: ике атлауда аяк чалып екты да, котырган эт кебек ырылдап, очлы тырнакларын муеныма батырды. З.Мәхмүди. Котырган эт төсле к. котырган эт кебек. Котырган эт шикелле к. котырган эт кебек. Падишаһ, гаять гайрәтеннән котырган эт шикелле, урт итен чәйнәп урыныннан торды, янә утырды. Әбелхарис мыек астыннан тик көлеп торыр иде. К.Насыйри

Котыра бару Торган саен ныграк котыру. – Юха елан! – дип акырды Ричард, аның саен котыра барып. З.Мәхмүди. Җитмәсә, ютәл дигән ләгыйнь котырганнан котыра бара. Р.Батулла. Буран торган саен котыра барды. Г.Галиев

Котыра башлау Котырырга тотыну. Баракларда, чын мәгънәсендә, тиф котыра башлады, моннан исән калу мөмкин түгел иде, чөнки ач бетләр бу зәхмәтне кешедән кешегә таратып йөрделәр. Ф.Бәйрәмова. Кичкә таба җәяүле буран ныклап котыра башлады. Р.Батулла. Черки котыра башлады. Г.Гыйльманов

Котыра бирү Туктамыйча, һаман котыру; тагын да ныграк котыру. Кар-буран котыра бирде. Эт, аның саен котыра биреп, хәзер үк ботарлап атарга теләгәндәй, Микәйнең өстенә үк ыргыла башлады. Р.Мөхәммәдиев

Котыра тору Бернигә карамастан котыру

Котыра төшү Бераз котыру; тагын да ныграк котыру. Дәресләр беткәндә, буран тагын да котыра төште. Т.Миңнуллин

Котырып алу Берникадәр вакыт котыру. Трибунага менеп акыл сата, Яманатың илгә очыра. Теләр иде, бәлки, тагын бер кат Җир селкетеп котырып алырга? Ә.Баян. Юлдан яздырса бураны, котырып алса җиле, Телсез, маяксыз түгел юл, тик түгел Тукай җире. Ә.Исхаков. Розаның шунда нәфесе котырып алды. Ф.Яхин

Котырып бару Торган саен котыру. Хәзер бигрәк инде эт кебек котырып баралар, ерткычлар... Г.Ибраһимов

Котырып бетү Бик нык котыру, кычкыру

Котырып җитү Тәмам котыру. Әмма Фәрит котырып җиткән иде инде, ул дөп-дөп күкрәгенә сугарга тотынды: – Минме кеше көлдерәм, минме? Г.Бәширов

Котырып йөрү Һәрвакыт усал, ярсу булу, дулап йөрү; ургылып хәрәкәт итү. [Зыя] биюне яратмый, такмаклар да аңа бер дә ошамый. Әмма, әмма дөнья туздырып, котырып йөргән малайларны да җиңеп, туктатып, тирә-якны үзенең моңлы сөкүнәтенә чумдырган озын көйләр башланса, ул дөньясын оныта, --- әллә нинди әкият галәмнәренә кереп китә. Г.Ибраһимов. Урамда көз башланды. Тупыл яфракларын әле монда, әле анда сипкәләп, котырып йөрделәр аның җилләре. Ф.Яхин

Котырып китү Кинәт котыру, тиз арада ярсыган хәлгә килү. Бик әйбәт эш түгел бит, күңелдәген кешегә сөйләп кенә йөрмисең, комсомол кешегә килешми, диләр, югыйсә күңелдә исерек уйлар котырып китә. М.Әмир. Бөтен күңелемне ярсытып, әллә ниткән бер әшәкелегем котырып китте! М.Хәсәнов. Аның үчегеннән котырып китеп, таяк кебек нечкә, чандыр, ябык бер малай, – исеме Дамир, аста сикергәләнеп торган да маймыл җитезлеге белән менгән дә киткән. И.Гази

Котырып тору Котыру процессында булу. Мин туганмын карлы декабрьнең Буран котырып торган мәлендә. Шуңаргадыр менә гомерем буе Җылы эзлим яз да, җәен дә. Ә.Баян

Котырып узу Берара котыру да тыну, басылу. Хәтерләсәгез, быел июнь аенда республиканың берничә районында, шул исәптән Актанышта да, давыл котырып узды. Татарстан яшьләре

Котырып чыгу Бик нык котыру. Һаваның ләтафәт һәм сафлыгы, күк йөзенең зәңгәр хәтфә төсле мөлаем матурлыгы, күптән түгел генә котырып чыккан каралҗым диңгезнең күксел сәдәп төсенә кереп, күзләрне рәхәтләндерә-рәхәтләндерә йомшак кына тирбәнеп ятуы --- бу дөньяның көндәлек хакыйкатенә охшамый, зиһеннәрдәге хыялый оҗмахларны аңдыра иде. Ш.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә