КОТЫРТУЧЫ и. Берәр кеше яки хайванны хәйләле юллар белән нинди дә булса эш-гамәлгә этәрүче, мавыктыручы. Ярты сәгатьләп тартышкач, үгез котыртучының хәле кими башлады бит, бер-ике мәртәбә сөрлегеп тә алды. Н.Әхмәдиев. Аның белән элеккечә үк уйнарга, шаярырга яратсалар да, хәзер ялгышып та аны котыртучы юк иде инде. Р.Мөхәммәдиев. Бу мәзһәпчеләрне котыртучы – инглизләр, әфәндем. Р.Батулла |