КОТЫРТУ ф. 1) йөкл. юн. к. котыру. Кирәккә-кирәкмәскә кортларны төтен белән котыртмаска, корт бәйләнә башласа – чәбәләнмәскә. М.Мәһдиев

2) Кешеләрне хәйләле юллар белән бер-берсенә каршы өндәү яки берәр эш-гамәлгә этәрү, тарту, мавыктыру. Ягъкубка хат язарга котырттыңмы? З.Бигиев. Эшчеләрне эш ташларга котырта дип, завод хуҗасы аны үзе полициягә тотып биргән. Ә.Фәйзи. Шайтан котырта Шамилне: – Алдыңда – телевизор. Кулга китап алмасаң да, Рәхәттә гомер узар. И.Юзеев

3) Үртәү, үчекләү. Аюның үкерү тавышы бу «җанвар»ны котырта иде, котыртып кына калмыйча, аның кыргый холкын үртәп, урамга чакыра иде. Г.Гыйльманов

4) Җәлеп итү. Галина вак-вак атлап, фарфор савыт алып керде, бүлмәгә, ашказанын котыртып, пилмән исе таралды. А.Гыйләҗев. Күп тә үтмәде, теге як бүлмәдән табада май чыжылдавы ишетелә, ашказанын котыртып, тәмле исләр дә килә башлады. М.Хәсәнов

Котырта тору Башка эш-хәл барган арада котырту. Шер-Хан аның саен яшь бүреләрне котырта торды. Р.Киплинг

Котырта төшү Тагын да котырту. Учына гына сыеп бетмәгән «мәхәббәт алмалары» Гайфулланың нәфесен котырта гына төште. Ф.Яруллин

Котыртып алу Берара, бераз котырту. Авыл Советы секретаре инде мине ике мәртәбә котыртып алды. Н.Фәттах

Котыртып җибәрү Көтмәгәндә бераз котырту. Кемдер кирәк бит халыкны котыртып җибәрергә. А.Хәмзин. Түр башына менеп кунаклаган каенагайның боерыкка охшаш күрсәтмәсе Кәшифәне котыртып җибәрде. К.Тимбикова

Котыртып җиткерү Бик нык котырту. [Кызлар] --- баштарак ул «чирәм җирләр», «дала җирләр» турында ишетергә дә теләмәгән Фәридәне дә котыртып җиткерделәр, башын әйләндерделәр, һәм ул, яраткан эшен --- ташлап, менә монда килде. Н.Фәттах

Котыртып йөрү к. котыртып тору. Айрат төшкә кадәр гел үзен котыртып йөргән эчтәге шайтанга бирешмәгән иде, төштән соң яшел сандык тирәсендә ешрак бөтерелә башлады. Ф.Яруллин

Котыртып кую Алдан ук котырту. Егет сыйныфташларын яңа килгән укучы кызга каршы котыртып куйган икән

Котыртып тору Даими, һәрвакыт котырту. Әти чыгып кулымнан мылтыкны алды да, корал шундый куркыныч нәрсә ул, ат, ат, дип, һаман котыртып кына тора, диде... М.Маликова. Адәм баласы нәфесенең чиге юк, чөнки аны Иблис мәлгунь һәрвакыт котыртып тора ---. В.Юныс. Яшь угланны гел котыртып торган тыелгысыз көчтән башка тагын икенче бер нәрсә дә бар иде. Н.Фәттах

Котыртып яту к. котыртып тору. Бу Дәүләт карт, Таулы ярда Сабан туе була дип, гәзиткә язып, бөтен дөньяга таралган авылдашларны котыртып ята. Г.Зәйнашева. Аны партоешма секретаре котыртып ята икән, дип өстәмәкче иде дә, вакытында тыелып, сүзләрен үзендә калдырды. Т.Галиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә