КОТЫРТКЫЧ с. Котыртуга корылган, ниндидер гамәлгә этәрә торган. Килми торгач күп заман җиргә җасус, Иңмәгәч җиргә котырткыч зур тавыш, Бик тынычлап бәндәләр, --- Башлаганнар көн күрергә эш белән, Тир түгәргә, ил төзергә эш белән. М.Җәлил. Моны карап яту күңел котырткыч караклык, исерткеч бер хыянәт сыман иде ---. М.Мәһдиев. Язгы кояшның дәрт котырткыч нурлары аны уятмасын дип, ир тәрәзә пәрдәсен тартып куйды. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә