КОТЫЛУ II и. Авыр хәлдән чыгу юлы, котылыш. Әгәр милләтемез шул юл берлә китсә, ике йөз елдан соң булмаса да, бер вакытны инкыйраздан котылу ихтималы юктыр. Г.Исхакый. Хәйдәр болай гына котылуына бик шат иде. Г.Бәширов. Туган авылы, туган колхозы тегендә чагында Хәмдия өчен --- барлык михнәтләрдән котылу урыны булып тоела торган иде. Н.Фәттах |