КОТЫЛУ I ф. 1) Авыр хәлдән, бәла-казадан чыгу юлын табу. Бүрек ташлап котылмыйлар бүредән. Г.Тукай. Беләм, хәтер, язсам гына бераз Котылалам синең җәбердән. Х.Туфан. [Мәрьям абыстай:] --- ниндидер бер саташулы төштән котылырга теләгәндәй, ихтыярсыз башын чайкап куйды һәм авырайган күз кабакларын ачты. Акчарлак

2) Сәламәтләнү. Күз тию ---- – берничек тә аңлатып булмастай магик халәт. Димәк, аннан котылу өчен дә төрле могҗизалы, тылсымлы алымнарга мөрәҗәгать итәргә кирәк. Ф.Урманчеев. Базилик чәе --- ашказаны һәм эчәк җәрәхәтеннән, эч күбүдән, газ җыелудан котылырга булыша. Мәгърифәт

3) Табигый бәла-каза һәм башка һәлакәт, афәт вакытында исән калу, үзеңне саклап калу. Ике тәүлек чамасы, бугай, дошман тылында йөргәннән соң, көтмәгәндә финнарның разведкасына туры килдек. Сугышсыз гына котылырга мөмкин түгел иде. Г.Әпсәләмов. Фазыл Ризван абыйсының язгы ташуда суда акканын исенә төшерде. Ничек котылгандыр? Ф.Яхин

4) Эләккән җирдән качу, ычкыну; азат булу. Татарны каптырган капкын Тимердән хәтәррәк: Аннан котылыр өченгә, Сәяси акыл кирәк. Н.Әхмәдиев. Әсирлектән котылганнарның кырык өче тылга китүдән баш тартты. З.Зәйнуллин. [Шәфи:] Әйткән иде Нургали карт. Нигә аны тыңламадым икән? Ничек котылырга? Үтерәләр дип кычкырсаң, берәү дә йөгереп чыкмаячак. З.Мәхмүди

5) Исән калу. Халык телендә бу төр үрдәкләрне чумгаклар дип атыйлар, яралана-нитә калса, алар, аучы кулына төшмәс өчен, чумып котылып кала, ди. К.Кәримов. --- кан һәм үлем үзәненнән әсирлеккә эләгеп кенә котылган --- егет монда гомерлек ярын – минем булачак әниемне очрата. Мәдәни җомга

6) Авырлыкны җиңү, мәсьәләне хәл итү. --- бер атна дигәндә, без бу яңа урынга, яңа өйгә бөтенләй торырга да күчтек – күпер башындагы чүплектән мәңгегә-мәңгегә котылдык. Г.Ибраһимов. --- һәркемнең баш миен бер генә уй борчый: кая барырга? Чукынудан ничекләр итеп котылырга? С.Зыялы. Киндер, мәк үсентеләрен юк итеп кенә бу афәттән котылу мөмкин түгелдер, чөнки наркотиклар чит илләрдән агылып тора. Татарстан яшьләре

7) Көтелгәннән аермалы буларак, кечкенә җәза яки аз чыгым белән чикләнү. Инде миннән мәңгелеккә котылдык дип уйлаган бу семьяның мине ничек каршы алганлыкларын уйлап белергә мөмкин. Г.Тукай. Мин аңа батрак урынына ничәмә-ничә еллар эшләгәннән соң, буш кул белән башка чыгармакчы. Ничек җиңел генә котылмакчы була. З.Зәйнуллин

8) Тормыш авырлыкларыннан качу, авырудан арынуның бер ысулы буларак, үлемне өстен күрү. Авыл җитәкчесе итеп сайланган җыен әтрәк-әләм, ярлы-ябагай дин әһелләренә теш кайрый башлады. Контрибуция салалар, сөрген белән куркыталар. Хәлимнең атасы үлеп котылды котылуын. Г.Бәширов

9) Кул селтәү, проблеманы хәл итүдән читләшү, качу. Соңга таба җизни безгә берничә бакыр тиен бирү белән котылып кала башлады. Безнең гәҗит

10) Төрле сәбәпләр аркасында хәрби хезмәткә алынмау. Алтын булгач, докторын да --- сатып алып була икән шул: ике мең тотканнар, диләр... --- Гали «шәһәргә» барып каралды, – ахрысы, бөтенләйгә котылды... Г.Ибраһимов. Солдаттан исән-сау котылып калсам, ябышып чыгарга да вәгъдә биргән иде [Нәфисә]. А.Шамов. Монда тап-таза, аяк-кулы исән яшь егетләр җиңел генә хәрби хезмәттән котылып кала. Безнең гәҗит

11) эвф. Исән-сау бала табу, бозаулау, колынлау һ.б. турында. [Миңҗамал:] Хәмит Бикәсенең бишенче баладан котылганына ай да юк – өзлегермен дип курка, бармый. З.Зәйнуллин

12) иск. Тынычлыкта яшәү. Баш китсә, аяк котылмас. Мәкаль

Котыла бару к. котылып бару

Котылып бару Авыр хәлләрдән һәрвакыт котылу; тәмам котылуга якынаю. Шөкер, анысыннан котылып кына барабыз дигәндә, таш булып иңнәребезне тагын шом басты. М.Галиев

Котылып бетү Тулысынча котылу. Күпме еллар буенча җыела килгән аянычлы хаталардан да һаман әле котылып бетә алмыйбыз ---. Ә.Еники. --- алынмаларның кушымчаларын төрлечә язу бәласеннән «Казан утлары» кебек үзләренә нык таләпчән басмалар да котылып бетә алмый әле. И.Низамов. --- бәлки, шуңа да татар прозасының публицистик характердагы өстәмәләрдән котылып бетә алганы юк әле. Д.Заһидуллина

Котылып җитү к. котылып бетү. Аның теле дә гарәпчәдән, фарсычадан бөтенләй котылып җитә алмады. Г.Ибраһимов. Үлемнән мин котылып та җитмәдем, шәт... Р.Харис. Ләкин барыбер күңел тетрәнүләреннән котылып җитә алмаган иде әле ул... Г.Гыйльманов

Котылып калу Бәла-каза, кайгы тимичә, зур зыян күрмичә котылу; котылырга өлгерү, вакытында котылу. --- Маһруйның әйткән сүзләрен дә, кичергән хәлләрен дә – барсын да инкяр итсәң, Маһруйның бар сөйләгәннәре низам-закон каршында расланмыйча һәм кабул ителмичә, синең котылып калачагың шөбһәсез. З.Бигиев. Унике кешедән бары тик берсе көчкә котылып калды. С.Сабиров. – Тиран дигән сүз кадими хәлфәләрне күздә тота, бу шәкерт җырлары һич тә патшага каршы язылмаган! – дигәч, Җамал Вәлиди котылып кала. Р.Батулла

Котылып килү 1) Билгеле бер вакытка кадәр даими котылу. Иң кыен хәлләрдән дә моңарчы җиңел котылып килгән. А.Гыйләҗев

2) Котылу процессында булу. Ул икенче инфаркттан чак-чак котылып килә. А.Хәлим. Бөтен дөньясы авырудан котылып килгән чак бит. Г.Гыйльманов

Котылып тору Һәрвакыт, даими котылу; вакытлыча котылу. – Уйларга кирәк, – дигән җавап белән котылып тормакчы булды [егет]. Ә.Моталлапов. Теге хатын да, бүгенгә булса да котылып торыйм дип, ахры, акчасын бирүгә, тизрәк бу тирәдән китәргә ашыкты. Р.Сәгъди. Бүген 1 Май аланында җыр бәйрәме ич. Күңел ачарбыз, мамыктан да котылып торырбыз. Г.Мөхәммәтшин

Котылып кую Алдан ук котылу, көтмәгәндә котылу. Профессор да, эшләрен төгәлләп, озата йөрүчеләреннән шома гына котылып куйган иде. Т.Галиуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә