КОТЫЛГЫСЫЗ с. Котылырга мөмкин булмаган, һичшиксез булачак. --- хатын-кыз, яшүсмер һәм олы-карыны сугышның котылгысыз кыенлыкларына каршы кыюлык белән җитәкләп барырга, фронтка күп итеп икмәк җитештереп бирергә кирәк иде. Г.Бәширов. Ераклашу, ераклашу... Шулай ук бу – котылгысыз бер күренеш микәнни?! Хәтта үз балаңнан да! Ә.Еники. Шаховский котылгысыз үлем булып килгән торпеда юлыннан көймәне икенче якка борып өлгерә ---. Г.Әпсәләмов |