КОТЫЙЧЫК и. 1) Гадәттә, агачтан кырып ясала торган түгәрәк кисемле һәм капкачлы кечерәк савыт, гомумән, тартма, шкатулка. Кечкенә генә котыйчык, әйләнәсе кара күз. Табышмак. Аннары ул түр шкафтагы котыйчыктан дәфтәр битенә язылган хатны алып укып китәр иде ---. Б.Камалов 2) иск. Кот (2 мәгъ.) салып тота торган кечкенә савыт 3) к. кот (2 мәгъ.). Камәреннән алтын зынҗырлы котыйчык асылынган хакимнең башында зур чалма, чалма маңгаенда асылташлы мөштек, мөштеккә кара ләкләк каурые кадалган. Р.Батулла |