КО’ТЧЫККЫЧ с. сөйл. 1. к. коточкыч 1. (1–7 мәгъ.). Көнчелеге котчыккыч. Йорттагы мәче баласын да иркәләп сыпырырга ярамый иде. М.Мәһдиев. Анакаем котчыккыч хатасын аңлаудан тәмам гаҗиз булды. Р.Батулла. Хатын-кыз психикасының бу дәрәҗәдә бозылуы, аңнардагы котчыккыч үзгәрешләр, әлбәттә, тиктомалдан гына түгел. Татарстан яшьләре

2. кис. мәгъ. к. коточкыч 2. Бу бичара тычкан дөньядан бик иртә китте. --- Котчыккыч аяныч, котчыккыч үкенеч. Р.Батулла

3. рәв. мәгъ. Куркыныч итеп. Озак та үтми, әлеге җил-давыл бер җирдә бөтерелеп, котчыккыч булып өерелеп-өерелеп тора да бер биек тау башына барып туктый. Әкият



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә