КОТТЕДЖ и. ингл. Шәһәр үзәгеннән читтәрәк салынган, бер гаиләгә исәпләнгән ике-өч катлы зур хосусый торак йорт. Ярлы илдә киенү үзе генә дә зур бәхет санала, чөнки хосусый яхта тотарга, коттедж салдырырга безнең илдә иң бай саналган кешеләрнең дә кулыннан килми. М.Юныс. Һәм ул авыр гына атлап коттеджга таба китте. Р.Зәйдулла. Ә янәшәдә генә өеп күтәрелгән, ныгытылган яр өстендә коттеджларның биниһая зур ике корылмасы калкып тора. Татарстан |