КОТСЫЗЛАНУ I ф. 1) кайт. юн. к. котсызлау. Төсләр сынды суык уйсуларда, Котсызланды сары сусар иле. Г.Афзал

2) Ямьсезләнү, ямьсез төс алу. Көзен авыл урамнары котсызлана

Котсызлана бару Торган саен күбрәк котсызлану

Котсызлана төшү Бераз котсызлану

Котсызланып бетү Бик ямьсезләнү; тәмам котсызлану

Котсызланып калу Ниндидер бер гамәлдән котсыз хәлгә килү. Горурлык югалды, чыдамлык, түземлек бетте; әле бер-ике көн [Фәридәнең] төшендә генә ямьләнә башлаган --- дала, кешеләр – барысы да яңадан ямьсезләнеп, котсызланып калды. Н.Фәттах. Тумбочка мәет чыккан өй кебек караңгыланып, котсызланып калды. В.Нуриев. Авыл ничектер моңаеп, котсызланып калды. Ә.Рәшит

Котсызланып китү Кинәт котсызлану



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә