КОТСЫЗ с. 1. 1) Авыр тәэсир итә торган, күңелсез. Монда һәр нәрсә, һәр күренеш әллә нинди котсыз, салкын кебек. Л-Х.Таналин. --- динамиклардан котсыз тавыш яңгырады. Юк, тавыш үзе матур иде, әлбәттә, әмма мәгънәсен аңлау белән котсызга әйләнде. М.Кәбиров. Өенә бер дә керәсе килми, чөнки котсыз аның өе. В.Нуруллин 2) Ямьсез. Менә Рәмзия ханым да өстендәге котсыз халатын гәүдәсенә сыланганчы урап, билен фланель билбавы белән шундый кысып бәйләгән ---. Ә.Еники. Шул ук вакытта барлык почмаклардан, --- котсыз күзләрен зур ачып, мохтаҗлык һәм ярлылык карап тора иде. Н.Фәттах. Бибинур күпме мәшәкать чигеп яшәсә дә, битләре алай котсыз түгел, күзеннән зәңгәрлеге, ирененнән елмаю качмады. А.Гыйләҗев 3) Авыр, катлаулы. Котсыз еллар артта калды кебек. Р.Зәйдулла 4) Авыр, күңелсез, мәгънәсез. Дөнья ул кадәр үк котсыз түгел иде. М.Кәбиров 5) Рәхимсез, җансыз. Менә Газиз Гобәйдуллин. Татарлардан беренче тарихчы-профессорның хезмәтләреннән яңа, яшь буын татар халкының каһарманлыгын, үткән юлын өйрәнер. Әмма аның яшь гомерен система дип аталган котсыз кылыч кыяр. Сөембикә 2. рәв. мәгъ. 1) Ямьсез, кыяфәтсез итеп. Аның [Хөсәеннең] авызы кыегайды, паралич суккан кешедәй котсыз итеп утыргычка утырды. А.Таһиров. Сәхи абзыйның бик котсыз кикереп, «әлхәмделилла» диюен генә хәбәр итте. А.Расих. Шул озын буйлы, яшьлек бөркелеп торган, үзенең котсыз тоелган аяк-кулларына урын таба алмаган егет аңа самимилеге һәм --- киң күңеллеге белән дә бик тиз ошап өлгерде. Ф.Яхин 2) Тәртипсез, ямьсез итеп. Котсыз яшәп, Җирнең котын алучыга Ачы каргыш төшсен! Зөлфәт 3. кис. мәгъ. Бик, гаять. Авыл юлына борылып керүгә, егетне атлы милиционер туктатты. «Ерактан кайтасыңмы?» – дип сорады ул, котсыз коры. А.Гыйләҗев. Күл котсыз зур, яр буйларында корыган саргылт камыш бамбук үсентеләрен хәтерләтә. М.Вәлиева. Бер читтәрәк теге котсыз кара эт кенә Зөһрә ягына төбәлеп карап тора. Г.Гыйльманов ◊ Котсыз куян Куркак, юктан коты очкан кеше, бичара. Их син, котсыз куян! Ш.Маннур. Котсыз нәрсә Кыяфәте качкан, чырае сытылган кеше; кыяфәтсез, шыксыз нәрсә. Нишләп йөри бу монда, котсыз нәрсә? |