КО’ТОЧЫРГЫЧ с. 1. к. коточкыч 1. (1–7 мәгъ.). Йөзе агарган, күзләрендә башка һичбер вакыт булмаган ут вә куәт яна, кулларының калтыравы арта; бөтен торышына коточыргыч бер төс чыгып, таный алмаслык бер кыяфәт ала, ләкин үзе урыныннан кузгала алмый. Г.Ибраһимов. Мин бу коточыргыч бакчадан чыгарга, бу коточыргыч зәһәр сүзле карчыктан котылырга ашыктым – чыгып киттем. Ф.Әмирхан. Ләкин без бу юлы карчык белән берни дә эшли алмадык, ни өчен дисәң, аның күзләре ниндидер коточыргыч ут белән тулган иде, нәрсәдер әйтергә җыена иде ул. Н.Нотфуллина 2. и. мәгъ. Куркыныч нәрсә, фильм. Ул гел шул коточыргычларны карый. Х.Ибраһимов 3. рәв. мәгъ. Куркыныч итеп. Янгын сараеның эче ашлык суккандагы кебек дөп-дөп иткән, мышнаган, сүгенгән, коточыргыч итеп чинап, акырып җибәргән тавышлар белән тулды. Р.Батулла 4. кис. мәгъ. Бик тә, гаять. Ул коточыргыч авыр ачлык елның тирән, куркыныч фаҗигасен әйтеп бирергә адәм теле җитәчәк түгел! Г.Ибраһимов. Икенче көнне коточыргыч яман хәбәр таралгач, Сафа Гәрәй ханның күңеленә кара шом иңде ---. Р.Батулла. Көтелмичә килеп чыккан коточыргыч яман вакыйга кызлары Сәкинәдән аларны тагы да ныграк аерды. Л.-Х.Таналин |