КОТЛЫ с. 1) Матур, ямьле, ягымлы. И һиммәт иясе, бар котлы урын, Шуны сорар асыл ир үлмәс борын. Й.Баласагуни. Йорт-җирләре бик котлы

2) Бәхетле, күңелле, шатлык белән тулган. Җәйләү салган котлы йорт. Идегәй. Һәм Үгделмеш әйтте: – И, котлы илбик, Сездән тияр илгә – халыкка белек. Й.Баласагуни

Котлы булсын! Нинди дә булса яхшы вакыйга уңае белән котлап әйтелә торган изге теләк сүзләре. [Биремҗан әкә:] --- сарманнар белән кара-айгырларның кода булып кушылулары дошманның йөрәгенә ут салыр, башыннан акылын алыр, кодалык котлы булсын! – диде. Г.Ибраһимов. Вәгъдәләшү котлы-мөбарәк булсын, шатлык, бәхет эчендә яшь кәләш белән бергә-бергә гомер итегез! Ш.Бабич. Әнием дә бик сөенде, Кочаклап алып сөйде. Котлы булсын кәләпүшең, Бигрәк килешә, диде! Р.Вәлиева



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә