КОТЛОВАН и. рус Берәр корылманың фундаментын салу өчен эшләнгән зур чокыр. Тамбовтан, --- Себердән килгән эшчеләр аның корпусларын салганнар, котлованнар казыганнар ---. Г.Әпсәләмов. Асылгәрәй карт, олы уллары Гыйлемгәрәй һәм Сәгыйть белән бергә, ирләр төркемендә җир казырга бара, алар көрәк һәм кәйлә белән уникешәр сәгать котлован казыйлар. Ф.Бәйрәмова. Килеп төшүебезнең икенче көнендəүк ир-атны, имчəк баласы булмаган хатын-кызны көрəк, кəйлəтоттырып, котлован казырга җибəрделəр. К.Шагали



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә