КОТЛЕТ и. фр. кулин. Тарттырган ит яки балыкны, шулай ук бәрәңге измәсен түгәрәк яисә озынча формада кыздырып яки парда пешереп әзерләнгән ашамлык. Аның ашаганын сәгатьләп тышта салкында көтеп торсам да, миңа бер котлет та чыгарып ашатканнары юк. М.Гафури. Кош итеннән котлет ясаганда сөт өсте яки сөт кушсаң, котлет кабарып һәм тәмле булып пешә. Юлдаш



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә